news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Идел» үзәге җитәкчесе: «Актаныш килене» проектында төбәк диалектларын да куллану кирәк

«Идел» үзәге җитәкчесе: «Актаныш килене» проектында төбәк диалектларын да куллану кирәк
https://vk.com/mc_idel

28-30 апрельдә «Идел» яшьләр үзәгендә «Zaman» блогинг мәктәбе узды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстан районнарыннан җыелган катнашучылар 3 көн дәвамында блогинг өлкәсендәге белемнәрен арттырды. 

Катнашучылар үз проектлары белән таныштырды. «Татар-информ» хәбәрчесе Ралинә Сәлимова диалектларга багышланган «Актаныш килене» проектын тәкъдим итте.  

 «Идел» яшьләр үзәге директоры Зөлфия Ибләминова төбәкләрдәге диалектларга да игътибар итәргә киңәш бирде. 

«Һәр төбәктә төрле диалектлар очрый. Әлеге проектны үстерү максатыннан төбәкләрдәге диалектларны да кертергә була. Бу тема чыннан да бик кызылы. Ул күңел ача торган видеолар гына түгел, аның файдалы мәгълүматы да бар. Видеолар аша нинди диалектлар булуын, кайда ничек сөйләшүләрен белеп була», – диде ул.

«Интертат»ның «Актаныш килене» проектының беренче сериясе 20 мартта тәкъдим ителде. Ул татар диалектларын юмор форматында яктыртуга багышланган. Бүген аның 7 сериясе төшерелде. Рольләрне башкаралар: ир – Марат Сәлимов, хатын – Ралинә Сәлимова (чынлыкта да ир белән хатын).

 

news_right_1
news_right_2
news_bot