news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Идел-Урал" төрки халыклар җәмгыятенең яшьләр бердәмлеге бүлеген татар яшьләре җитәкләде

Бу карар Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыятенең татар яшьләре белән очрашуында кабул ителгән.

"Идел-Урал" төрки халыклар җәмгыятенең яшьләр бердәмлеге бүлеген татар яшьләре җитәкләде
Айгөл Галиуллина

(Казан, 5 ноябрь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Истанбулдагы Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыятенең яшьләр бердәмлеге бүлеген Төркиядәге татар яшьләре алып барачак. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә җәмгыять вәкиле Айгөл Галиуллина хәбәр итте.

Җәмгыять очрашуында унбишләп кеше катнашкан. "Күбесе килә алмады, башка шәһәрләрдә яшәүче татарлар да бар. Без алар белән төрле чараларда танышып-аралашып торабыз". - дип сөйләде Айгөл Галиуллина.

"Төркиядәге татар яшьләре белән очрашуда күбесенчә киләсе елга яңа чаралар, проектлар, симпозиумнар уйланылды. Күбрәк татар теле игътибар үзәгендә булды", - ди диаспора вәкиле.

Айгөл Галиуллина сүзләренчә, Төркиядә төрле татарлар бар. "Күбесе монда туып үскән, әти-әниләре яисә әби-бабайлары күчеп киткән булган, кайберләре укырга керергә килгән, кайберләре өйләнеп калган", - диде ул.

  • Идел-Урал төрки халыклар мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте 1955 елда оештырыла. Төп максаты - туган телне, гореф-гадәтләрне саклап калу, чит илдә яшәүче татарлар һәм башкортларны туплап, Татарстан белән элемтәдә булу. Җитәкчесе - Гөлтан Ураллы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100