news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Идел-Урал» легионы капелласы башкарган музыкаль пластинкаларны эзләп тапкан немец галиме белән БТК БКда очрашу булды

Алдагы көннәрдә кунаклар сәфәрләрен Чаллыда һәм Алабуга дәвам иттерә

(Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”). Кичә, 25 сентябрьдә, Германиядән килгән кунаклар — «Идел-Урал» легионы капелласы башкарган музыка пластинкаларын эзләп тапкан галим Мисте Хотопп Рике (Mieste Hotopp-Riecke) һәм аның дуслары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында (БТК БК) булып киттеләр.

ТР ФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галиме Марат Гыйбатдинов «Тамга» мәдәниятара җәмгыятьнең идарә рәисе, телләренә, мәдәниятләренә югалу куркынычы янаган халыкларны яклау җәмгыятенең төрки халыклар буенча эксперты Мисте Хоттоп-Рикене һәм аның сәфәрдәшләрен Татарстан һәм Казан белән таныштырып йөри.

Рике әфәнде төрки халыклар һәм татар халкы тарихы өйрәнүче зур белгеч буларак билгеле. Ул Бөек Ватан сугышында әсирлектә Муса Җәлил, Гайнан Кормаш һәм башка татарлар оештырган яшерен оешма тарихы белән дә кызыксына. Соңгы вакытта Татарстанда зур яңгыраш тапкан тарихи аудиоязма — Икенче бөтендөнья сугышы вакытында татар әсирләреннән оештырылган «Идел-Урал» легионы капелласының дүрт музыкаль әсәре табылу — аның зур фәнни уңышы.

Бу турыда шуны белгертик: БТКның интернет сәхифәсендә куелган видеоязмада Германиядән Венера Вагыйзова белән моңарчы булган әңгәмәне һәм легионерлар капелласының җыр башкаруына багышланган язманы карарга була.

Немец галиме шул музыкаль язманы ничек табуы турында үзе сөйләде. Очрашу вакытында конгрессның «Дөнья» студиясе баш редакторы Римзил Вәлиев Бөтендөнья татар конгрессы һәм аның мәгълүмати-аналитик идарәсе турында аңлатма бирде. Кунаклар татар халкының дөньяда сибелеп яшәве, милли мәсьәләләрнең чишелеше белән кызыксынды. Әңгәмә рус, татар, немец һәм инглиз телләрендә барды. Риеке әфәнде татар телен яхшы гына аңлый, чыгышларны инглиз теленә Марат Гыйбатдинов тәрҗемә итте. БТК БК хезмәткәре Әлфия Миңнуллина «Герман көен» башкаргач, алман галименә тәрҗемәче кирәк булмады. Ул үзе бу җырны сәфәрдәшләренә алман телендә кабатлады.

Галимнәрнең һәм җәмәгать эшлеклеләренең хезмәттәшлеге хак тарихны тергезергә, милләттәшләрнең милли үзаңын үстерергә этәргеч бирә. Легионерлар тормышын Германиянең төбәк архивларында өйрәнү һәм капеллада катнашучыларның исемнәрен ачыклау дәвам итәчәк.

Кунаклар Казандагы Муса Җәлил музей-фатирында булдылар, әсирләр тарихын өйрәнүче галим Искәндәр Гыйләҗев белән дә очраштылар. Алдагы көннәрдә кунаклар сәфәрләрен Чаллыда һәм Алабуга дәвам иттерәләр, диелә бу вакыйга хакында Бөтендөнья татар конгрессы сайтында.

(Фотосурәт tatar-congress.org сайтыннан алынды (сулдан - уңга):  Марат Гыйбатдинов, Мисте Хотопп Рике, Римзил Вәлиев).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100