Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Идел-Урал археологиясе» дип аталган җиде томлы хезмәтнең өч томы дөнья күрде
«Евразия археологиясендә Идел-Урал территориясе иң мөһим төбәкләрнең берсе. Бу урын борынгыдан төрле халыкларны җәлеп итеп торган. Биредә таш гасырда беренче кешеләр барлыкка килгәннән алып, киләсе периодлар дәвамында археологик культураларның үсеше күренә», - диде Айрат Ситдыйков.
Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә Археология институты галимнәре үзләренең күпьеллык хезмәтен – «Идел-Урал археологиясе» дип аталган җиде томлы академик басманың беренче өч томын тәкъдим иттеләр.
Җиде томлык басманы эзлекле рәвештә нәшер итүгә әзерләү эшләре Халиков исемендәге Археология институты тарафыннан 2016 елда башланган. Биредә XX гасыр дәвамында археологик тикшеренүләрнең нәтиҗәләре дә кулланылган. Материал туплауда Россиянең егермеләп төбәгеннән, шул исәптән Мәскәү, Казан, Уфа, Әстерхан, Ижевск тикшеренү үзәкләреннән археологлар һәм галимнәр катнашкан. Басма таш гасырдан алып, Казан ханлыгы чорына кадәр вакытны колачлый.
«Идел-Урал археологиясе» дип аталган җиде томлы академик басма бүгенге көндә Татарстан Фәннәр академиясенең иң зур проекты. Без Археология институтына әлеге проектка алынулары һәм тормышка ашыруларына рәхмәтлебез. Басманың җиде томы да дөнья күргәч, Татарстан халкы гына түгел, ә Идел-Урал төбәкләре халкы да үзләренең борынгы тарихын тирәнрәк аңлый алачак», - диде Татарстан Фәннәр Академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина.
Археология институты директоры Айрат Ситдыйков Татарстанда археология буенча академик басма кирәклеген беренче мәртәбә 1980нче елларда Альфред Халиков күтәреп чыкканын әйтте. Булачак басмага материал туплау ул чорда ук башланган булган, ләкин СССР таркалу белән, бу эш туктаган. Үзгәртеп кору елларында аның кирәклеге актуальлеген югалтмаса да, бу эш икенче планга күчкән.
«Евразия археологиясендә Идел-Урал территориясе иң мөһим төбәкләрнең берсе. Төп елгалар кисешкән географик яктан уңай урын борынгыдан төрле халыкларны җәлеп итеп торган. Биредә таш гасырда беренче кешеләр барлыкка килгәннән алып, киләсе периодлар дәвамында археологик культураларның үсеше күренә», - диде Айрат Ситдыйков.
Айрат Ситдыйков җиде томлыкның беренче өч томы быел дөнья күрүен, ә калган дүртесе киләсе ел азагына кадәр нәшер ителәчәген әйтте. Алар өчен материал тупланган, хәзер китап макетларын җыю, рәсемнәрне сайлау, эшкәртү эше бара.
«Бу басманы әзерләү төрле алымнар һәм методикалар белән эшләүче төрле төбәк археологларын берләштерде. Әлеге хезмәттәшлек илдә археология үсешенә йогынты ясар дип уйлыйм. Моның нәтиҗәсе буларак, башка төбәкләрдә дә яңа монографияләр дөнья күрәсенә ышанам», - диде Айрат Ситдыйков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз