Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Идел төбәкара табигатьне саклау прокуроры Казанда гражданнарны кабул итә
Кабул итүдә экологик һәм коррупцияле хокук бозулар, җинаять очраклары турында хәбәр итеп булачак
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). 24 сентябрьдә Казанда Идел төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вениамин Селифанов гражданнарны кабул итә. Бу хакта Каззан районара табигатьне саклау прокуратурасы хәбәр итә.
Кабул итү 24 сентябрьдә 9.00 дән 10.30 га кадәр Дзержинский урамы, 11а йорт адресы буенча урнашкан Казан районара табигатьне саклау прокуратурасында узачак.
Гражданнар бу көнне Идел төбәкара табигатьне саклау прокуратурасы компетенциясенә кагылышлы теләсә нинди сорау белән мөрәҗәгать итә, экологик һәм коррупцияле хокук бозулар, җинаятьләр турында хәбәр итә ала.
Үзең белән паспорт алып килү мәслихәт. 292-99-22 телефонына шалтыратып кабул итүгә язылырга яки тулырак мәгълүмат алырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз