news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Идел суыннан алынган үрнәкләрдә суүсем булуы ачыкланган

Тәтеш тирәсендә Иделнең кара төстәге матдә белән пычрануы турында балыкчылар төшергән видео социаль челтәрләрдә таралгач, 22 февральдә экологлар шул урынга барып, су үрнәкләре алган иде.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Идел суыннан алынган үрнәкләргә анализ нәтиҗәләре билгеле. Лаборатория тикшеренүләре балыкчыларны куркуга салган кара төстәге матдәнең Melosira varians дигән суүсем (төче сулыкларда бик зур күләмнәрдә очрый һәм теләсә кайсы табигый экосистема компонентын тәшкил итә) булуын ачыклаган. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурсларны саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Экологлар билгеләп үткәнчә, суүсем бик иртә — февраль ахырында ук үсә башлаган һәм сулыктагы бер урында зур гына биомасса хасил булуга китергән. Кышның җылы килүе, боз катламының бик юка булуы, анысының да, эреп, су катламнарына яктылык үткәрүе һәм сулыкка эләгүче күп сандагы органик матдәләр әнә шундый процессны барлыкка китергән, диелә хәбәрдә.

Февральдә ясалган башлангыч анализлар су объектында нефть продуктларының булмавын, зыян китерә торган матдәләрнең рөхсәт ителгән чик күләмнән артмавын күрсәткән. Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре, тагын да җентекләбрәк анализлау өчен, үрнәкне Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк махсус аналитик контрольлек инспекциясенә тапшырганиде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100