news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Идел» редакциясе «VK Fest»та татар сәхнәсе оештыра

29 июньдә «Казан» гаилә үзәге территориясендә VK Fest фестивале узачак һәм бөтен республикадан һәм башка шәһәрләрдән меңләгән кунакны җыячак.

Фестиваль ел саен блогерларны, музыка, спорт, мода, технологияләр һәм иҗат өлкәсендәгеләрне бер урынга җыя. Елдагыча анда VK-сервисларның интерактив стендлары, белем бирү лекторийлары, спорт һәм урам активлыклары, арт-мәйданчыклар булачак. Димәк, һәр кунак үзенә кызыклы юнәлешне таба ала.

Фестивальгә популяр артистлар җыелачак: блогер һәм җырчы Валя Карнавал, блогер Аня Pokrov, комик Гурам Амарян, Utopia Show YouTube-проекты командасы, TikTok-блогер һәм музыкант Женя Лизогуб, балалар җырчысы һәм блогер Милана Некрасова, «Импровизация» комедия-шоу актёры Арсений Попов һәм башкалар. Фестивальне Олеся Иванченко һәм Дмитрий Журавлёв алып барачак. Моннан тыш, кунакларны концерт программасы көтә. Сәхнәне Баста, Три дня дождя, ZOLOTO, Комната культуры, ХЛЕБ, Юлия Савичева һәм Элвин Грей гөрләтәчәк.

ИДЕЛ редакциясе дә әлеге вакыйганың оештыручысы булачак. Алар төрле интерактивлардан торган махсус зона, ә иң мөһиме — VK Fest оештыручылары белән берлектә татар артистлары чыгышларыннан торган локаль сәхнә оештырачак. Шул рәвешле, милли мәдәниятебез республика яшьләре өчен мөһим булган вакыйганың аерылгысыз өлешенә әвереләчәк.

Татар сәхнәсендә Нурминский, GAUGA, Раил Арсланов, Марат Яруллин, ОММАЖ, Ilgiz, Al Su, Elina чыгыш ясаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot