news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

"Идел-пресс" Мәскәүнең Татар үзәгенә китаплар бүләк итте

"Идел-пресс" Мәскәүнең Татар үзәгенә китаплар бүләк итте

(Мәскәү, 13 июль, "Татар-информ", Динә Галәветдинова). Мәскәүнең Татар мәдәни-мәгърифәт үзәге китапханәсе Казанның "Идел-пресс" полиграфия-нәшрият комплексыннан бүләккә татар телендә 1500 китап алды. Алар арасында матур әдәбият һәм методика ярдәмлекләре, гомуми белем бирү мәктәпләрендә, шулай ук балалар бакчаларында татар теле укыту, Татарстан Республикасын өйрәнү китаплары да бар. Теләк белдерүчеләр Диниэль Дефоның "Робинзон Крузо" китабын татар телендә укый ала. Сүз уңаена, китапларның бер өлеше, бигрәк тә матур һәм балалар әдәбияты, "Идел-пресс" хезмәткәрләренең шәхси китапханәсеннән тапшырылган.

Татар үзәгенең ике елга якын эшләүче китапханәсе өчен бу, чыннан да, кыйммәтле бүләк. Элек үзәк хезмәткәрләренә китапханәгә китапларны берәмтекләп диярлек җыярга туры килгән. Бер ел элек үзәккә Фәннәр академиясе, Рус география җәмгыяте әгъзасы, география фәннәре кандидаты Рөстәм Фатыйх улы Госманов (быелның июнендә 90 яшьлеген билгеләп үтте) бай шәхси китапханәсен тапшырган.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100