news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Идел-Пресс» көзге сайлау бюллетеньнәрен Сайлау комиссияләренә тапшырды

Тираж тавыш бирү башланганга кадәр махсус сак астында саклана.

«Идел-Пресс» көзге сайлау бюллетеньнәрен Сайлау комиссияләренә тапшырды
Солтан Исхаков

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Егор Никитин). «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы Татарстанда сентябрь сайлаулары өчен билгеләнгән бюллетеньнәр тиражын тапшырды. Тавыш бирү бюллетеньнәрен махсус саклагычлы транспортка төяделәр, ул 7 сентябрьгә кадәр республиканың территориаль сайлау комиссияләренә таратылачак.

Төяр алдыннан тиражны ТР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары Андрей Кондратьев җитәкчелегендә карады. Ул  типографиядә бюллетеньле 66 паллет әзерләнгәнлеген, аларның бер өлеше — КОИБларда (электрон урналарда- Т-и иск.) куллану өчен билгеләнгәнлеген әйтте. Бюллетеньнәр сак астында китерелә, паллетларны ачу турыдан-туры территориаль сайлау комиссияләрендә башкарыла.

«Бүгенге көннән башлап тавыш бирүгә әзерлек финиш сызыгына чыкты. Без районнарга сайлау кампаниясенең иң төп документын — сайлаучылар бюллетенен җибәрәбез», — диде Андрей Кондратьев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100