news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Идел һәм Чулман елгалары буйлап пассажир навигациясен ачу 30 апрельгә планлаштырылган

Навигация ачылышына ике тиз йөрешле теплоходны модернизацияләү каралган.

(Казан, 15 март, “Татар-информ”). Татарстанда Идел һәм Чулман елгалары буйлап пассажир навигациясен ачу 30 апрельгә планлаштырылган. Бу хакта бүген Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы киңәшмәсендә әйтелде, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Хәзерге вакытта төп бурычларның берсе – 2018 елгы пассажир навигациясенә әзерләнү һәм аның өзлексез эшчәнлеген тәэмин итү, дип билгеләп үтте Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров.

Узган ел декабрь аенда министрлык һәм “Татфлот” суднолар компаниясе, “Яр Чаллы” рудасыз материаллар җитештерү берләшмәсе арасында тиешле килешүләр төзелде, дип искәртте ул.

Андрей Егоров республика җитәкчелеге ярдәмендә 2017 елның сентябрендә тиз йөрешле “Метеор” һәм “Восход” теплоходларын модернизацияләү башлануын әйтте. Модернизацияләүне 2018 ел навигациясе ачылышына төгәлләү каралган. Тиз йөрешле теплоходлар популяр маршрутларга – Казаннан Болгарга һәм Зөя утрау шәһәрчегенә йөриячәк.

“Киңәшмә барышында судно компанияләренә навигацияне сыйфатлы һәм үз вакытында башлап җибәрү өчен ремонт эшләрен һәм судноларны һәм дебаркадерларны әзерләүне вакытында төгәлләргә киңәш ителде”, - диелгән министрлык хәбәрендә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100