Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Идел Кыямов йөрәген туган телен белгән татар кызы сайларга өйрәткән
"Татар-информ"да яңа буын татар яшьләре гаилә тәрбиясенең әһәмияте турында сөйләштеләр.
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Яңа буын татар яшьләре милли тәрбиядә гаиләнең ролен билгеләп узалар һәм үзләре дә татарча сөйләшә торган татар гаиләсе төзергә хыялланалар. Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында төрлесе төрле мохиттә үскән татар яшьләре яңа татар интеллигенциясен тәрбияләү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.
Яшьләр фикеренчә, баланы татарча сөйләштерү һәм милли тәрбия бирү гаиләдән тора, шулай да мохит тә зур роль уйный. Татар интеллигенциясенең яңа буын вәкилләре яшьләрне татар итеп тәрбияләүдә милли сәнгатьнең ролен билгеләп уздылар, татар әдәбиятын яшьләргә җиткерүнең яңа формалары кирәклеген әйттеләр.
“Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә халык язучысы Нурихан Фәттахның оныгы Зөләйха Камалова, рәссам Фәйзрахман Камаловның улы - музыкант, композитор Ильяс Камалов, журналистлар Мөршидә һәм Илдар Кыямовларның улы Идел Кыямов катнашты.
Телнең әһәмиятен билгеләп, татар зыялылары гаиләсендә туып-үскән егетләр-кызлар өйләрендә бары тик татарча гына сөйләшүләрен, әти-әниләренең тел мәсьәләсендә катгый булуларын әйттеләр.
Милли тәрбия алган татар яшьләре гаилә кору мәсьәләсендә дә нык торалар. Ильяс Камалов үзенең татар кызына өйләнүен һәм өйдә татар телендә сөйләшүләрен әйтә. Идел Кыямов та катнаш никахларга каршы булуын белдерде: “Йөрәк сайлый, диләр, йөрәктән татар кызларын-егетләрен сайлатырга кирәк”, - ди ул. Зөләйха Камалова да киләчәктә гаиләсендә татар телендә сөйләшеп яшәргә тели.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз