news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Идел-Кама табигый тыюлыгы 60 еллык юбилеен билгеләп үтә

Тыюлыкның биологик һәм ландшафт төрлелеген саклап калу, фәнни тикшеренүләр үткәрү, экологик мониторинг һәм халыкны экологик агарту өчен булдырылган.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). 13 апрельдә Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы оешуга 60 ел тула. Нәкъ шул көннән Татарстанда тыюлык эше формалаша башлый. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы ике изоляцияләнгән кишәрлектән — Раифа һәм Саралы участокларыннан тора. Аның гомуми мәйданы — 11377 га. Һәр участокның периметры буенча тыюлык экосистемаларына тискәре йогынтыны булдырмый торган саклау (буфер) зоналары булдырылган.

Раифа участогында Көнчыгыш Европада иң борынгы булып саналган урман экосистемалары саклана, Саралыда уылдык чәчү һәм балык тоту өчен кыйммәтле кишәрлекләр, күп санлы кошларның оя кору урыннары тупланган. Тыюлык акваториясе миграция чорларында кошлар туплану урыны булып тора.

Раифа участогы территориясендә халык арасында зур популярлык казанган Дендрарий, Табигать музее һәм «Заповедный теремок» визит-үзәге эшли. 2001 елда Россия Хөкүмәте карары белән тыюлык территориясе 2 мең гектарга арттырыла, ә 2005 елда «Кеше һәм биосфера» программасы буенча Халыкара координация советы президиумы Идел-Кама тыюлыгына ЮНЕСКО Биосфера территориясе статусын бирде.

Тыюлык территориясендә үсемлекләрнең 1910 төре, умырткалы хайваннарның 348 төре һәм умырткасызларның 3 меңнән артык төре теркәлгән.

Россиянең Кызыл китабына 22 төрле кош кертелгән, алар арасында: зур үрдәк, каракош, бөркет, ак койрыклы диңгез бөркете, шоңкар, әтәлге, шаһин, саескан, зур көялдә, кара башлы сарлак һ.б. Тыюлыкта үсә торган сирәк очраучы үсемлек төрләреннән кызыл, шәмәхә сарай лаләсе, кәккүк читене, куыклы кылганнар Россиянең Кызыл китабына кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100