news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Идел йорт» Төбәкара халык театрлары коллективлары фестиваленә 15 гариза кабул ителгән

Катнашучылар арасында Башкортстан, Удмуртия Республикасы, Пенза, Ульяновск, Самара,Оренбург, Түбән Новгород өлкәләре, Пермь крае бар.

Бөтендөнья татар конгрессында «Идел йорт» XXIII Төбәкара халык театрлары коллективлары фестиваленең жюри утырышы узды. Быел фестивальгә 15 гариза кабул ителде.

Катнашучылар арасында Башкортстан, Удмуртия Республикасы, Пенза, Ульяновск, Самара,Оренбург, Түбән Новгород өлкәләре, Пермь крае бар, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Катнашучыларның эшләрен мәртәбәле жюри бәяләде. Алар арасында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры музее мөдире Луара Шакирҗанова, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге әгъзасы Эльмира Галимова, режиссер Лилия Әхмәтова, язучы, драматург Данил Салихов, язучы Рәдиф Сәгъдиев, артист Зөлфия Вәлиева, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова.

Эшләрне бәяләү 3 көн дәвамында барачак. Җиңүчеләр 11 декабрьдә Г. Камал исемендәге театр сәхнәсендә узачак гала-концертта бүләкләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot