news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Идел-йорт» театр коллективлары бәйгесендә Баулы театры һәм Кушнарен театры гран-при алды

«Идел-йорт» бәйгесе финалына чыккан 55 театр коллективының икесе гран-при иясе булды. Шамил Закиров исемендәге театр коллективларының XXIII төбәкара «Идел-йорт» бәйгесе җиңүчеләрен Камал театры сәхнәсеннән бүләкләделәр.

Гран-приның регионнардагы татар халык театрлары коллективларына бирелә торганы Башкортстанның Кушнарен районы «Мизгелләр» татар халык театрына бирелде. Ə инде төп гран-при Баулы районы халык театрына тапшырылды.

Гран-прины Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов тапшырды.

«Татар театрының үз юлы бар. «Идел-йорт» фестивале бәхетле тормыш белән яши. Географиясе киңәя, дәрәҗәсе арта. Татар театрлары милләтебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда зур эш башкара», – диде ул җиңүчеләрне котлаганда.

«Жюри рәисе буларак халык театрларына рәхмәт кенә әйтәсе килә. Сез үз сәләтегез белән татар театрын танытасыз. Мөмкинлек биргән Мәдәният министрлыгына һәм мәдәни ресурслар үзәгенә рәхмәт. Бергә матур итеп эшләгән жюри әгъзаларына рәхмәт», – диде жюри рәисе, Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов җиңүчеләрне котлап.

«Шамил абыйның рухы шат булсын. «Идел-йорт» фестивале яшәсен», – диде ул.

III дәрәҗә диплом Актаныш районы Иске Сәфәр халык театрына һәм Спас районы «Арлекин» театр коллективына тапшырылды.

II дәрәҗә диплом Питрәч районы «Балкыш» халык театрына һәм Балык Бистәсе халык театрына тапшырылды.

I дәрәҗә диплом Апас районы халык театрына бирелде.

Хәзерге вакытта Камал театры сәхнәсендә гран-при иясе булган Баулы районы театр коллективы спектакле бара. Коллектив фестивальдә Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Шулай булды шул» комедиясе белән катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100