news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Идел — Идель» журналы редакцияләре VK Fest‘та кабат татар сәхнәсен оештыра

«Идел — Идель» журналы редакцияләре VK Fest‘та кабат татар сәхнәсен оештыра
Фото: «Татар-информ»га «Идел» журналы редакциясе тәкъдим итте

7 июньдә Татарстан башкаласына янә Россиянең масштаблы чараларыннан берсе – VK Fest киләчәк. Быел «Идел — Идель» журналы редакцияләре әлеге чарада төп нокталарның берсен – татар сәхнәсен оештыра. Фестиваль «Казан» гаилә үзәге территориясендә узачак һәм республиканың меңләгән халкын, кунакларны берләштерәчәк. VK Fest, гадәттәгечә, бер мәйданчыкта музыка, технологияләр, спорт, мода, блогерлар, иҗат һәм заманча актуаль форматларны җыя. Программада заманча һәм яңа аудиториягә якын милли мәдәният аерым урын алачак.

Узган ел VK Festта «Идел – Идель» редакцияләре татар сәхнәсен оештырды. Ул вакытта әлеге сәхнә фестивальнең күренекле мәйданчыкларының берсенә әверелде: анда Нурминский, GAUGA, Марат Яруллин, Хижина Музыканта (Раил Арсланов), Ilgiz, Malsi Music, Al Su һәм Elina чыгыш ясады. Сәхнә татар музыка традициясе һәм заманча яңгырашы белән эшләүче артистларны берләштерде.

«Безнең өчен иң мөһиме – татар мәдәниятенең заманча яңгыравы һәм бүген яшьләр җыела торган урыннарда тәкъдим ителүе. Без үз бурычыбызны мәдәни кодны саклау гына түгел, ә аны үстерү, яңа исемнәр ачу, татар теле, музыкасы һәм традицияләре шәһәр мохитенең бер өлешенә әверелә торган мәйданчыклар булдыруда күрәбез. VK Fest – нәкъ менә шундый киңлек, һәм без яңадан аның бер өлеше булуыбызга шат», — дип билгеләп үтте «Идел – Идель» журналларының баш мөхәррире Рәмзия Галимова.

Узган ел редакция инициативасы белән милли мәдәният республика яшьләре өчен зур әһәмияткә ия масштаблы фестивальнең аерылгысыз өлешенә әверелде. Музыкаль программадан тыш, мәйданда иҗади мастер-класслар, татар милли биюләре буенча ачык дәрес, шулай ук блогерлар һәм шәһәрнең танылган медиа шәхесләре катнашында яшьләр Сабан туе оештырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot