news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Идел" Халыкара татар һәм башкорт җыры фестиваленә гаризалар кабул ителә

Фестивальдә катнашырга теләүчеләр гаризаларын ноябрьгә кадәр тапшырырга тиеш.

(Казан, 27 июнь,"Татар-информ"). "Идел" Халыкара татар һәм башкорт җыры фестиваленә заявкалар кабул итү ноябрь аенда төгәлләнәчәк. Бу хакта фестиваль сайты хәбәр итә. Быел ул сигезенче тапкыр оештырыла. 
 
  • Бәйгедә 16-35 яшьлек  махсус белеме булган профессиональ башкаручылар катнаша ала. 
 
Заявка белән бергә аудио яисә видео язманы, профессиональ белем хакында таныклык күчермәсен, туу турында таныклык фотосурәтен яисә күчермәсен юллау шарт. 
 
"Идел" Халыкара бәйгесендә моңа кадәр катнашып, лауреат булучылар конкурста катнаша алмый. 
 
Бәйгенең йомгаклау концерты 17 ноябрьгә билгеләнгән. Ул Башкортстанда узачак. 
 
Җиңүчеләр татар халык җыры, башкорт халык җыры, татар эстрадасы җырын  һәм башкорт эстрадасы җырын башкаручы, татар вокаль-инструменталь ансамбле, башкорт вокаль-инструменталь ансамбле, автор-башкаручы кебек номинацияләрдә бүләкләнәчәк. 
 
Балалар өчен аерым номинация каралган. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100