news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Идел” халыкара татар һәм башкорт җыры фестивале якынлаша

Катнашучылар Уфада халык, эстрада, автор җырларын аерым башкаруда һәм коллектив белән чыгыш ясауда көч сынашачак.

(Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”). Уфада “Идел” халыкара башкорт һәм татар җыры фестивале узачак. Чираттагы фестивальне 17 ноябрьдә “Башкортстан” дәүләт концерт залында уздыру тәгаенләнә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс тыңлаулары 14 ноябрьгә кадәр узачак. Катнашучылар халык, эстрада, автор җырларын аерым башкаруда һәм коллектив белән чыгыш ясауда көч сынашачак. Узган елдан бирле бәйгедә 7 яшьтән өлкәнрәк балалар да катнаша.

Чараның кунаклары — Идрис Газиев, Зилә Сөнгатуллина, Флүрә Килдиярова, Айгөл Сагынбаева, Филүс Каһиров, Рәфис Сирусин, Нурзидә Абизова, Руслан Габбасов һәм башка танылган башкаручылар булачак.

Конкурсны «Идел» Коммерцияле булмаган мәдәниятне үстерү фонды, Башкортстан һәм Татарстан Мәдәният министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы, Башкортстан Республикасы Матбугат һәм гаммәви мәгълүмат чаралары агентлыгы, Уфа шәһәре хакимияте белән берлектә уздыра.

Чараның максаты - башкорт, татар халык һәм эстрада җырларын пропагандалау, шулай ук Россиянең башка төбәкләре һәм чит илләрдә яшәүче башкаручылар, җыр авторлары белән иҗади элемтәләр урнаштырудан гыйбарәт.

Икенче көнне гала-концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү булачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100