Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Идел" халыкара башкорт һәм татар җыры фестиваль-конкурсына әзерлек башланды
Бәйге Башкортстан һәм Татарстанның профессиональ халык һәм академик вокал сәнгатен һәм мәдәни хезмәттәшлекне үстерү максатыннан уздырыла.
(Казан, 25 июль, "Татар-информ"). Уфада 16-17 ноябрьдә "Идел" халыкара башкорт һәм татар җыры фестиваль-конкурсы уздырыла. Конкурска гаризалар кабул ителә башлады. Бу хакта Башкортстанның Кызыл таң" газетасының рәсми сайтында хәбәр ителә.
- "Идел" фестивале 2011 елда - "Милләтара татулыкны ныгыту елы" нда башлангыч алды. Бәйге Башкортстан һәм Татарстанның профессиональ халык һәм академик вокал сәнгатен һәм мәдәни хезмәттәшлекне үстерү максатыннан уздырыла.
Конкурс түбәндәге номинацияләрдә уздырыла:
- "Башкорт халык җыры (озын көй)", яки "Татар халык җыры (озын көй)".
- Башкорт профессиональ композиторының эстрада җыры (яки эстрададагы халык җыры), яки татар профессиональ композиторының эстрада җыры (яки эстрададагы халык җыры).
- Башкорт һәм татар профессиональ композиторының академик җыры.
Конкурста Россия төбәкләреннән һәм башка илләрдән җырларны башкорт һәм татар телләрендә башкаручылар - урта махсус һәм югары уку йортларының иҗади бүлекләре студентлары һәм тәмамлаучылары, шулай ук вокал һәм уен кораллары ансамбльләре катнаша ала. Даими яшәү урынына һәм гражданлыгына карамастан - 16-35 яшьтәге катнашучылардан гаризалар кабул ителә. Балалар номинацияләрендә 7-15 яшьлекләр катнаша ала.
Гаризалар 6 ноябрьгә кадәр idelfestival@gmail.com электрон почтасына кабул ителә.
Фестиваль турында тулырак мәгълүмат һәм катнашучы анкетасы рәсми сайтта күрсәтелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз