news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Идел-хаҗ” юлламалар бәясен төшерә

Үзгәрешләр хаҗилар үзәгенең төп программалары “Мәрҗани”, “Кол Шәриф” һәм “Кол Шәриф плюс”ка кагылды

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Алия Сабирова). 5 октябрьдә “Идел хаҗ” Төбәкара хаҗилар үзәге тарафыннан төп турларга хаҗ кылу юлламаларының бәясен төшерү турында карар кабул ителде. Үзгәрешләр хаҗилар үзәгенең төп программалары “Мәрҗани”, “Кол Шәриф” һәм “Кол Шәриф плюс”ка кагылды.
ТР мөфтиенең хаҗ һәм гомрә мәсьәләләре буенча урынбасары, “Идел хаҗ” Төбәкара хаҗилар үзәгенең генераль директоры Аяз Мингалиев сүзләренчә, хаҗ кылуның бәясен формалаштыра торган чыгымнарның төп өлеше валюта түләүләре. Ел башында доллар курсы югары, бәяләр Америка валютасының реаль курсына туры килә иде. Бүгенге көндә доллар курсы төште, шуңа күрә түләүләр түбән курстан билгеләнә.
Искә төшереп үтәбез, элек хәбәр ителгәнчә, Татарстаннан Мәккәгә хаҗ кылучыларга 2009 елда юллама 87 мең сумга төшә иде. Ә уңайлыклар тудырылган программа булачак хаҗилар өчен - 145 мең сум. Хәзер хаҗ кылу юлламасының яңа бәясе “Мәрҗани”, “Кол Шәриф” һәм “Кол Шәриф плюс” төп турлары буенча 75 мең, 105 мең һәм 115 мең сум тәшкил итәчәк.
Аяз Мингалиев хәбәр итүенчә, “Сөембикә” турына бәяләр төшми, чөнки бу тур буенча төп түләүләр майда ук тапшырылган иде һәм бу программа бәясенең төп өлеше Әл-Хәрам мәчете тирәсендә урнашкан кунакханә арендалау чыгымнарын тәшкил итә.
Мөфти урынбасары шулай ук доллар курсы үзгәргән очракта юллама бәясе яңадан каралырга мөмкин, дип билгеләп үтте. Шуңа күрә ул хаҗ кылырга теләүчеләргә форсаттан файдаланып арзан бәягә хаҗ кылырга киңәш итте.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100