news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Идел-хаҗ” Украина мөселманнары өчен хаҗ кылуны оештыра

Кырым хаҗиларының квотасы 500 кеше тәшкил итә

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). “Идел-хаҗ” Төбәкара хаҗ үзәге Кырым мөселманнары Диния нәзарәте белән Украинаның көньягында яшәүче мөселманнар өчен хаҗ кылуны оештыру турындагы килешүне имзалады.
Кырым хаҗиларының квотасы 500 кеше тәшкил итә. Кырым мөселманнары “Кол Шәриф плюс хаҗы” программасын сайлады, дип хәбәр итә хаҗ үзәгенең матбугат хезмәте.
“Идел-хаҗ” Төбәкара хаҗ үзәге 2001 елдан алып эшли һәм аның бүген Россия Федерациясенең мөселманнар күпләп яшәгән төбәкләрендә 38 вәкиллеге бар.
“Идел-хаҗ” Төбәкара хаҗ үзәге аша хаҗ кылучыларның беренче төркеме Татарстаннан ноябрьдә китә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100