news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Идел-хаҗ” төбәкара хаҗ үзәге 2010 елга төп программаларның бәясен билгеләде

Хәзер “Кол Шәриф” программасы – 105 мең сум, “Кол Шәриф Плюс” программасы – 115 мең сум, “Сөембикә” программасы 140 мең сум тора

(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Идел-хаҗ” төбәкара хаҗ үзәге 2010 елның хаҗына әзерлек эшләрен башлады. Һәм “төп программаларның бәясен билгеләде. Хәзер “Кол Шәриф” программасы – 105 мең сум, “Кол Шәриф Плюс” программасы – 115 мең сум, “Сөембикә” программасы 140 мең сум тора.
Төбәкара хаҗ мәркәзе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, компания җитәкчелеге хаҗиларга яңа стандартлар буенча хезмәт күрсәтү турында карар кабул иткән. Кунакханә номерлары алты кешегә исәпләнгән, һәр номерда бөтен уңайлыклар тудырылган.
Бу сезонда һәр программа өстәмә хезмәтләр күрсәтүне дә күз алдында тота. “Кол Шәриф” программасын сайлаучылар быел “Кол Шәриф Плюс” программасы өчен тәгаенләнгән кунакханә номерларында яшәячәк. Әгәр хаҗи “Кол Шәриф Плюс” программасына өстенлек бирә икән, аңа, хаҗ вакытында чалыр өчен, корбан бүләк ителә. “Сөембикә” программасында Согуд Гарәбстаны корольлегендәге телефон компаниясенең sim картасы һәм йокы кирәк-яраклары (спальный мешок) каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot