news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Идел» фестивале татар җырын башкаручылардан гаризалар кабул итә

20 һәм 21 ноябрьдә Уфада ел саен үткәрелә торган «Идел» Халыкара фестиваль-конкурсы узачак, анда бөтен Россиядән, хәтта чит илләрдән татар һәм башкорт җырларын башкаручылар җыела. Сайлап алуның төп критерийлары – һөнәри белем һәм 30 яшькә кадәрге яшь. Музыкаль белем балалар номинациясе өчен генә таләп ителми. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Номинацияләрнең жанр төрлелегенә халык, эстрада, академик һәм автор җырлары керә. Иң мөһиме: конкурста катнашу бушлай. Ә чит шәһәр кешеләренә торак бирелә.

Конкурс нигезләмәсендә, шулай ук ВКонтакте төркемендә һәм idelfestival.ru. сайтында катнашу турында барлык мәгълүмат бар.

Чара Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot