news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Идел» фестиваль-бәйгесендә 42 җырчы башкорт һәм татар көйләрен башкарачак

Быел чара «Мәдәният» илкүләм проектына кертелде, ул РФ Мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырыла.

«Идел» фестиваль-бәйгесендә 42 җырчы башкорт һәм татар көйләрен башкарачак
tatar-congress.org

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). «Идел» башкорт һәм татар җыры халыкара фестиваль-бәйгесе 15-16 ноябрь көннәрендә янә Уфада узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

15 ноябрьдә конкурс көне булса, 16 ноябрьдә гала-концерт көтелә. Ул лауреатларны бүләкләү һәм жюри әгъзаларының чыгышлары белән үрелеп барачак.

Быел чара «Мәдәният» илкүләм проектына кертелде, ул РФ Мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырыла.

Оештыру комитетына бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләрдән 74 гариза килгән. Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча 42 гариза финалга үткән. Бәйгедә Уфа, Казан, Мәскәү, Октябрьск, Ульяновск, Стәрлетамак, Чистай, Аткарск шәһәрләреннән, шулай ук Башкортстанның Зианчура, Бөрҗән һәм Салават районнарыннан яшь башкаручылар катнаша.

Моннан тыш, Кытайдан һәм Кырым Республикасыннан да катнашырга теләк белдергәннәр. Лауреатларны статуэткалар, шулай ук фестивальнең оештыру комитеты һәм партнерлары әзерләгән бүләкләр көтә.

  • «Идел» фестиваль-бәйгесе 2011 елдан бирле үткәрелә. Радик Юльякшин, Ришат Төхвәтуллин, Зилия Бәхтиева, Лилиана Газизова, Айгиз Ханов кебек бүгенге көндә танылган артистлар төрле елларда әлеге конкурсның лауреатлары булды. 2020 елда «Идел» фестиваль-бәйгесе үзенең юбилеен – 10 еллыгын билгеләп үтәчәк.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100