news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Идел елгасында йөз квадрат метр мәйданда май табы барлыкка килгән

2нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре май аккан урынны сорбент белән эшкәртә.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Казаннан ерак түгел Идел елгасында зур май табы йөзеп баруын күргәннәр, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Бүген 9.35 сәгатьтә «Эчке су юллары Идел бассейны администрациясе» федераль бюджет учреждениесе диспетчеры хәбәр иткәнчә, Казаннан ерак түгел Идел елгасында йөз квадрат метр мәйданда май табына юлыкканнар.

Урынга Казан эзләү-коткару төркеме оператив төркеме килә. Алар ачыклаганча, май табы елга агымыннан өстәрәк булганлыктан,  аның су алу корылмасына эләгү куркынычы юк.

2нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре май аккан урынны сорбент белән эшкәртә. Хәзерге вакытта май табының Иделгә ничек эләгүен ачыклыйлар. 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100