Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Идел елгасында көймә баржалар белән бәрелешкән, бер ир-ат һәлак булган
Россия Тикшерү комитетының транспортта Үзәк төбәкара Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре Татарстанның Яшел Үзән районында, Идел елгасында көймә баржалар белән бәрелешү сәбәпле бер кеше һәлак булганнан соң җинаять эше кузгатты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының транспортта Үзәк төбәкара Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров хәбәр итте.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, 6 июньдә Идел елгасында, Яшел Үзән районы территориясендә көймә ике баржа арасына килеп кергән. Нәтиҗәдә, көймәдәге 65 яшьлек ир-ат суга батып үлгән, 63 яшьлек хатын-кыз җәрәхәтләнгән.
«Хәзерге вакытта тикшерүчеләр әлеге хәлнең нечкәлекләрен һәм сәбәпләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрә. Шаһитларны сораштыралар, шулай ук берничә экспертиза билгеләнгән», - диде Дмитрий Захаров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз