news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Идел елгасында адашып йөргән балыкчыга коткаручылар ярдәм иткән

60 яшьлек ир-ат өч сәгать буе кайту юлын эзләгән.

Идел елгасында адашып йөргән балыкчыга коткаручылар ярдәм иткән
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Кама Тамагы коткаручылары Идел буйлап юл эзләп йөргән балыкчыга ярдәм иткән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә көндез бер ир-атның Красновидово авылы тирәсенә балык тотарга китүе һәм адашуы турында хәбәр килде. Балыкчы өч сәгать дәвамында юл таба алмый йөргән һәм арып, хәлсезләнә башлаган», – дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Коткаручылар һава мендәрендәге көймәдә барып, 60 яшьлек балыкчыны тапканнар һәм аны ярга алып чыкканнар. Коткарылган балыкчыга медицина ярдәме кирәк булмаган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100