news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Идел елгасы буенда бүленгән җирләр белән Тверь тикшерүчеләре шөгыльләнәчәк

9 җир участогын дәүләткә кире кайтару таләп ителә

 (Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”). Идел елгасы буенда бүленгән җирләр белән Тверь тикшерүчеләре шөгыльләнәчәк. Татарстанның Займище һәм Октябрьский бистәләрендә Идел елгасы ярын күмү турындагы эш белән СКР тикшерү идарәсенең Идел буе төбәкара табигатьне саклау бүлеге тикшерүчеләре шөгыльләнәчәк.

2011 елда сусаклагыч акваториясендә җир участоклары межалангач, төзелеш фирмалары ясалма рәвештә җир участокларын бүлгәләгән. Аның мәйданы 500 гектарга җиткән.

Табигатьне саклау прокуратурасы 9 җир участогын (6сы сатылган) дәүләткә кире кайтаруны таләп итә. Бу эш буенча Яшел Үзән районының башкарма комитеты, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы, Росреестр һәм кадастр палатасы җавап тотучы буларак җәлеп ителә, дип белдерә “Яшел Үзән” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot