news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Идел”дә – яңа җитәкче

Мөхәррир вазифасын элек “Татарстан” журналының баш мөхәррире булган Рифат Фәттахов башкарачак икән

(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Татарстанда чыгып килә торган “Идел” яшьләр журналы коллективына яңа җитәкче тәкъдим ителде. Мөхәррир вазифасын элек “Татарстан” журналының баш мөхәррире булган Рифат Фәттахов башкарачак икән.
“Идел” журналының элеккеге баш мөхәррире - танылган язучы Нәбирә Гыйматдинова “Татар-информ” агентлыгына белдергәнчә, җитәкче урыныннан ул үз теләге белән китте. “Минем хыялым – иҗат эшемне дәвам итү. Планда - “Сайланма әсәрләре”мнең өч томлыгын чыгару. Минем әсәрләрем буенча спектакльләр куярга теләк белдергән Түбән Кама татар театры белән бергә эшләү нияте бар. 18 ноябрьдә алар халкыма “Бүре каны” әсәрем буенча куелган спектакльне тәкъдим итәрга җыена. “Сихерче” повестен сәхнәләштерү теләгем көчле. “Күрәчәк” повестен дә язасы бар”, дип, киләчккә планнары белән бүлеште Нәбирә ханым.
Аның сүзләренә караганда, мөхәррирлек эше күбрәк хуҗалык эшен башкаруны таләп итә. Иҗатка вакыт та калмый. Нәбирә ханым җәмәгать эшләрендә дә катнашырга ашкынып тора. “Идел”дә калу ихтималы турында сораганда, Нәбирә ханым: “Мин “Идел” коллективына бик ияләштем. Хәбәрчеләребез, язучыларыбыз безнең бик көчле. “Идел” безне берләштерде, дуслаштырды”, - диде. Җитәкче урынын тапшырса да, Нәбирә ханымның киләчәктә дә яраткан коллектив белән бергә эшләү уе бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100