news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Идел-Чулман” дәүләт табигать тыюлыгы 1,5 млн сум күләмендә грант откан

Акча урман экосистемаларын саклау проектын тормышка ашыруга тотылачак.

(Казан, 1 декабрь, "Татар-информ"). Россиядә экология елы башланганчы, Бөтендөнья кыргый табигать фонды милли парклар һәм тыюлыклар өчен кече грантлар бәйгесенә нәтиҗәләр ясады. Бәйгенең партнеры булган KASTAMONU компаниясе урман байлыкларын саклау номинациясендә грантларга 2 млн сум бүлеп биргән. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россиядә Бөтендөнья кыргый табигать фонды жюрие 6 номинациядә 60тан артык заявка караган һәм иң мөһим экологик проектларны билгеләгән.

“Урман байлыкларын саклау” номинациясендә “Идел-Чулман” дәүләт тыюлыгы һәм “Смоленск шәһәре янындагы күл” милли паркы җиңгән.

“Идел-Чулман” дәүләт тыюлыгына “Урман экосистемаларын саклау һәм торгызу” проектын гамәлгә ашыруга 1,5 млн сум күләмендә грант бирелгән. Смоленскка урман экосистемаларның табигый структураларын торгызуга 500 мең сум күләмендә грант тапшырылган.

Милли парклар һәм тыюлыклар өчен кече грантлар бәйгесе Бөтендөнья кыргый табигать фонды тарафыннан сигезенче тапкыр үткәрелә. Программма 2017 елда билгеләп үтеләчәк Россиядә тыюлык системасының 100 еллыгына багышлана.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100