Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Идел буендагы беренче автосәфәрнең 100 еллыгына багышланган авторалли үткәрелде
Ул ГАЗ-21 авторетроклубы ярдәмендә оештырылды
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ») Кичә, 26 октябрьдә, автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме көнендә, Казанның Меңьеллыгы мәйданында “Казан - Лаеш” маршруты белән авторалли старт алды. Ул ГАЗ-21 авторетроклубы ярдәмендә оештырылды һәм Идел буендагы беренче автосәфәрнең 100 еллыгына багышланган иде. Сәфәрдә катнашучыларга фатиханы әлеге клубның президенты, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бирде.
Раллиның стартын көтеп парадка тезелгән иске машиналар рәтен карап йөргәндә, Фәрит Мөхәммәтшин, шундый уңайсыз юл шартларына карамастан, Лаешка хәтле юлга чыгарга җөрьәт иткән машина хуҗаларының тәвәкәллегенә соклануын яшермәде. Раллида катнашырга дип бирегә “Buick”, “Cadillac”, “Ford”, “Mercedes”, “Opel”, “ГАЗ” маркалы егермедән артык ретроавтомобиль җыелган иде.
Тантаналы митингта чыгыш ясап, ул автомобиль сөючеләрне һөнәри бәйрәм белән котлады һәм чараны оештыручыларга, аның иганәчеләренә рәхмәт белдерде. “Йөз ел элек оештырылган автосәфәрнең максаты гап-гади юлның машиналар өчен яраклылыгын сынап карау булган, - диде ретроклуб җитәкчесе. – Алар кем тизрәк барып җитәр дип ярышмаганнар. Бүген дә андый максат юк. Хәзерге юллар сыйфатлы һәм куркынычсыз, бу юнәлештә Татарстанда күп эш башкарыла. Тарихи техниканы саклау, аны күрсәтү, аның үрнәгендә яшьләрне тәрбияләүгә өлеш кертү – бик күркәм эш. Моның өчен барыгызга да рәхмәт”, - диде Ф.Мөхәммәтшин.
ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге шул хакта белешмә бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз