news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Идел буе закон чыгаручылары «Мәдәният» проектын 2030 елга кадәр озайтырга тәкъдим итте

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Йошкар-Ола шәһәрендә (Марий Эл Республикасы) узган Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында катнашты.

Парламентарийлар Идел буе төбәкләрендә «Мәдәният» илкүләм проектын, челтәр мәгариф проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, быелгы эшләргә йомгак ясадылар, шулай ук 2023 елга эш планнарын расладылар. Бу турыда Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Утырыш кысаларында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Фәрит Мөхәммәтшинга Александр Невский орденын тапшырды. Россия Президенты Владимир Путинның әлеге Указына 14 ноябрьдә имза куелган. Фәрит Мөхәммәтшин югары бүләккә «Россия дәүләтчелеген ныгытуга, парламентаризмны үстерүгә һәм законнар чыгару эшчәнлегенә зур өлеш керткән өчен» лаек булды.

Ассоциация утырышын ачып, Игорь Комаров кешеләрнең тормыш иминлеген һәм сыйфатын күтәрү хакимиятнең барлык органнары өчен өстенлекле булуына басым ясады. Шул ук вакытта мәгариф һәм мәдәният өлкәсе гражданнарның социаль хәлен билгеләүче мөһим факторлар булып тора.

«Округның барлык төбәкләрендә «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында күп чаралар үткәрелә, мәдәният объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау бара, балалар сәнгать мәктәпләренә яңа инструментлар алына һәм заманча җиһазлар белән җиһазландырыла, китапханәләр һәм виртуаль концерт заллары булдырыла, «Пушкин картасы» проекты гамәлгә ашырыла. Без бергә берничә тәкъдим формалаштырдык, алар барысы да РФ Мәдәният министрлыгына юнәлдереләчәк, алар безнең инициативаларны хупларлар дип ышанам», – диде ул.

Ассоциациянең алтмыш алтынчы утырышында мәдәният мәсьәләләренә аерым игътибар бирелү очраклы түгел, чөнки бу ел илебездә Россия халыкларының мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Идел буе парламентарийлары утырыш алдыннан Яков Эшпай исемендәге Мари дәүләт филармониясендә, республика курчак театрында һәм И.С.Палантай исемендәге Мәдәният һәм сәнгать көллиятенең милли гимназиясендә булдылар. Марий Эл республикасының күптәнге тарихы булган мәдәни һәм мәгариф учреждениеләре соңгы елларда шактый яңарган һәм үз эшчәнлекләре өлкәсен киңәйткән.

«Мәдәният мәсьәләләре, традицион кыйммәтләрне саклау һәрвакыт өстенлекле булды, алар бүген, махсус хәрби операция барган вакытта, безнең ил көнбатыш ягыннан коллектив басымга дучар булганда, аеруча актуаль. Бу, нигездә, күп тармаклы икътисадлы күпмилләтле төбәкләргә кагыла», – диде Мөхәммәтшин.

Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, 173 милләт вәкиле яши торган республикада милләтара тынычлыкны һәм конфессияара татулыкны ныгытуның, халыклар мәдәниятләрен һәм традицияләрен саклауның һәм үстерүнең нәтиҗәле ысулы табылган, бу – Татарстан халыклары ассамблеясе. Фәрит Мөхәммәтшин хезмәттәшләрен Халыклар дуслыгы йорты һәм Ассамблея эше белән танышырга, шулай ук республиканың башка төбәкләрендә тупланган тәҗрибәне кулланырга чакырды.

Идел буе закон чыгаручылары берничә инициатива белән чыгыш ясады, аерым алганда, Россия Хөкүмәтенә «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру срокларын 2030 елга кадәр озайтырга, авыл җирлегенә эшкә килгән мәдәният хезмәткәрләренә ярдәм буенча федераль программа кабул итүне тизләтергә тәкъдим иттеләр - «Авыл мәдәният хезмәткәре», парламентарийлар фикеренчә, мәдәният тармагында кадрлар кытлыгын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк һәм бу эшкә яшьләрне җәлеп итәчәк, «Пушкин картасы» программасында катнашучылар даирәсен киңәйтергә, аңа циркларны да кертергә кирәк дигән фикергә киленде.

«Бүгенге утырышка кертелгән мәсьәләләрнең актуальлеге билгеле, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда, - мәдәни мирасны саклау, Идел буе федераль округында яшәүчеләрнең мәдәни үсеш базасына ярдәм итү, белем алу мөмкинлеген тудыру... Яшьләрне патриотик тәрбияләү мәсьәләләре яңадан күтәрелде. Татарстанда бу юнәлешләргә зур игътибар бирелә».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100