Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Идел буе төбәкләрендә һәм Уралда аномаль салкыннар саклана
Россиянең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Идел буе төбәкләре һәм Уралда аномаль салкын һава торышы саклана. Бу хакта РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.
«Идел буе федераль округында һава торышы салкын. Удмуртиядә, Киров өлкәсендә, Ульяновск, Пенза, Самара, Саратов, Оренбург [өлкәләрендә], Татарстанда һәм Пермь краенда аномаль салкын һава торышы», – дип билгеләде синоптик.
Свердловск һәм Чиләбе өлкәләрендә 35 градуслы салкыннар көтелә, шулай итеп Уралда климат нормасыннан тайпылыш җиде градус тәшкил итә.
Моннан тыш, белгеч сүзләренчә, Себернең кайбер төбәкләрендә бик түбән температура урнашкан: Омск һәм Томск өлкәләрендә -35.. -40 градус, Красноярск краенда -45..-47 градус.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз