news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Идел буе төбәкләре халыкларының ”Милли хәзинә” җыр бәйгесе ачыла

Төрле милләт яшьләрен берләштерү максатын тоткан фестивальдә Идел буе җирлегендә яшәүче халыкларның авыз иҗаты тәкъдим ителәчәк.

Идел буе төбәкләре халыкларының ”Милли хәзинә” җыр бәйгесе ачыла
архив/Рамиль Гали

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 19-22 ноябрь көннәрендә Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Милли хәзинә” конкурс-фестивале узачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә КФУ профессоры Зилия Яугилдина хәбәр итте.

Чараны Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты оештыра.

“Студентлар һәм балалар арасында үтә торган “Милли хәзинә” фестивале быел тугызынчы тапкыр үткәрелә. Фестивальнең максаты – төрле милләт һәм дин вәкиленнән булган яшьләр арасында дуслык, бердәмлекне ныгыту, Ватанга, халыкларның гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү. Төп бурычы – яшьләр арасында халык музыкасын, биюен һәм вокалын таныту, онытылган халык әсәрләрен яңарту һәм заманча эшләнмәләрдә милли мотивларны куллану. Катнашучылар үз чыгышларын Идел буе җирлегендә яшәүче халыкларның халык авыз иҗаты белән бәйләргә тиеш. Конкурс-фестивальнең географиясе дә киң. Быел Татарстан, Башкорстстан, Чувашия, Удмуртия, Мордовия, Дагыстаннан, шулай ук Киров, Самара, Саратов, Төмән, Оренбург, Чиләбе һәм Пенза өлкәләреннән, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан катнашучылар килүе көтелә”, - дип сөйләде КФУ профессоры.

  • Фестивальнең гала-концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 21 ноябрьдә булачак.

Конкурсның номинацияләре: вокаль-хор башкару, инструменталь башкару, вокаль-инструменталь ансамбль, хореография сәнгате, хореография сәнгате-ансамбль, театр сәнгате, нәфис сүз, мода театры, декоратив гамәли иҗат, дизайн, этник стильдә дизайн-проект һәм этник стильдә график дизайны.

Барлык чаралар Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының уку бинасында узачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100