Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Идел буе спорт һәм туризм академиясе теннисчылары ТР вузлары арасында беренче булган
Ярышларда академия исеменнән Грета һәм Максим Мокроусовлар, Руслан Баймяшкин, Рафис Мифтахов һәм Августа Цыбышева катнашкан
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Идел буе спорт һәм туризм академиясе студентлары икенче ел рәттән теннис буенча ярышларда 1 нче урын яулый. 1 нче декабрьдә Казан теннис академиясендә ТР вузлары Спартакиадасы тәмамланды. Ярышларда академия исеменнән Грета һәм Максим Мокроусовлар, Руслан Баймяшкин, Рафис Мифтахов һәм Августа Цыбышева катнашты.
Турнирда ТРның 11 вузыннан 60 артык студент катнашты, дип хәбәр итә Идел буе спорт һәм туризм академиясе матбугат хезмәте.
Икенче урында – КФУ командасы, өченчедә - Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты.
Спартакиада кысаларында икенче төркемдә ТИСБИ командасы 1 нче урын яулады, икенчедә - Россия дәүләт сәүдә-икътисад университеты, өченчедә - Икътисад, идарә һәм хокук институты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз