news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Идел буе спорт һәм туризм академиясе студент-җиңел атлетлары бөтенроссия турнирында 12 призлы урынны яулаган

Ярышлар Казанда футбол-җиңел атлетика манежында узып, илнең 27 шәһәреннән 48 команданы очраштырган

 (Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”). Идел буе спорт һәм туризм академиясе студент-җиңел атлетлары, Россиянең атказанган тренеры Юрий Красильников истәлегенә җиңел атлетика буенча традицион бөтенроссия турнирында 12 призлы урынны яулаган. Ярышлар Казанда футбол-җиңел атлетика манежында узып, илнең 27 шәһәреннән 48 команданы очраштырган.
Академия студентлары программаның техник төрләрендә берьюлы ике җиңү яулаган. Үз яшь категорияләрендә өчләтә сикерүдә Наталья Евдокимова һәм биеклеккә сикерүдә Исса Асад иң осталары дип табылган. Әлеге спортчыларның счетында тагын берәр медаль бар. Озынлыкка сикерүдә Наталья “бронза” га, өч кат сикерүдә Исса “көмеш”кә лаек булган.
“Бу кышкы сезонда беренче старт, шуңа күрә нәтиҗәләр дә шаккатырлык түгел”, - дип шәрехли академия мөгаллиме Сергей Боровик. – Хәзер спортчылар декабрь азагында узачак Татарстан чемпионатына әзерләнә. Аның йомгаклары буенча Идел буе һәм Россия чемпионатларында катнашу өчен республика җыелма командасы формалашачак. Бу хакта Идел буе спорт һәм туризм академиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot