news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Идел буе шәһәрләре мэрлары Казанга җыйнала

Алар Татарстан башкаласының транспорт, юллар төзү, ТКХ, электрон технологияләр һ.б. юнәлештә булган тәҗрибәсен өйрәнергә ниятли

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Идел буе шәһәрләре мэрлары Казанга җыйналачак. Алар Татарстан башкаласының транспорт, юллар төзү, торак-коммуналь хуҗалык, электрон технологияләр һ.б. юнәлештә булган тәҗрибәсен өйрәнергә ниятли. Бу хакта бүген башкала җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Россиянең күп кенә шәһәрләрендә әле дә булса “Газель” машиналары йөри. Әлеге калаларның башлыклары үзләрендә булган транспорт системасын тулысынча үзгәртергә ниятли һәм шул максаттан, Татартстан башкаласы тәҗрибәсен өйрәнәчәк. Кайбер шәһәрләрнең мэрлары исә, Казандагы электрон технологияләр һәм ТКХ өлкәсендә булган тәҗрибәне өйрәнергә дип килә.

Идел буе шәһәрләре җитәкчеләре башкалага 2015 нче елда җыелачак, әмма әзерлекне инде икенче атнадан ук башларга кирәклеге хакында искәртте Илсур Метшин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100