Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Идел буе шәһәрләре ассоциациясенең киңәюе көтелә – Илсур Метшин
Татарстан башкаласы тәҗрибәсен илебездә тарату кирәк, ди Казан мэры
(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Моннан 2 ай элек Казан Идел буе шәһәрләре башкалалары ассоциациясе башына сайланды. Төгәлрәк әйткәндә, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, без ул ассоциациягә җитәкчелек итәбез. Узган атнаны Казанга җирле үзидарәне үстерү буенча округ консультатив советы утырышына, ә анда Михаил Бабич һәм Рөстәм Миңнеханов катнашты, Идел буе төбәкләреннән 40ка якын муниципаль берәмлек башлыгы килгән иде. Шулай ук Казан туплаган тәҗрибәне өйрәнү теләге зур булды. Һәм менә шуны әйтик: ассоциациядә Идел буендагы шәһәрләр санын арттыру турында карар кабул ителде. Дөрес, ассоциация оешканда, Идел буе төбәкләрен берләштерү генә күздә тотылган иде. Мисалга, Уфа, Тольятти, Ижевск, Киров һәм башка шәһәрләр анда үзләренең әгъза буларак катнашуын рәсмиләштерәләр, аннары муниципаль башлык урынбасарларын семинарларга җибәрәләр. Чөнки без үз алдыбызга тупланган тәҗрибәләрне 2015 елда булачак семинарлар кысаларында уртаклашу бурычы куйдык, андый чаралар алга таба да уздыру күздә тотыла, Казан тәҗрибәсен тарату эшен системалы итү зарур.
Бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә республика башкаласы мэры Илсур Метшин шул хакта шәрехләп үтте. Иң мөһиме – Идел буе шәһәрләре ассоциациясе һәм аның әгъзалары булган шәһәрләр исеменнән һәм шушы утырыш кысаларында Федерация Советына, Дәүләт Думасына һәм закон чыгару органнарының башкаларына ТКХ өлкәсендәге законны үзгәртү инициативасы булуны сорап мөрәҗәгать иттек, диде ул.
Казан кунаклары танышып йөргән “Уютный дом” идарәче компаниясендә “Открытая Казань” сервисы ничек эшләве күрсәтелгән, алар шулай ук торак йортларда һәм социаль объектларда энергияне сакчыл һәм нәтиҗәле файдалану программасын гамәлгә ашыру үзенчәлекләре, ТКХ өлкәсендә контроль оештыру мөмкинлеге белән таныштырылган. Боларга өстәп, Казан мәктәпләрендә тукландыру системасы презентацияләнгән. “Шулай итеп, кыска вакыт эчендә без Казанда гамәлдә булган заманча мөмкинлекләрнең бер кечкенә өлешен генә булса да күрсәтеп калырга тырыштык... Бу инициативалар әллә ни зур финанслауны таләп тә итми. Без гамәлдәге федераль закон кысаларында файдаланып булган механизмнарны гына күрсәттек”, - дип аңлатма бирде Илсур Метшин. Аның сүзләренчә, Идел буе шәһәрләре башлыкларын Казанның шундый казанышлары бик тәэсирле булган, аларны иң гаҗәпләндергәне – шәһәр башлыгы белән республика җитәкчелегенең үзара тыгыз багланышлары. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге бер командада эшләү шундый була: барысы да хакимият алдына куелган бурычны үтәүгә юнәлгән, хакимият дәрәҗәсен һәм җаваплылык дәрәҗәсен бүлми эшләү нәтиҗәсе бу, дип Казан мэры ярдәм өчен ТР Президентына, республика Хөкүмәтендәге һәм Дәүләт Советындагы коллегаларына рәхмәт сүзләре әйтте.
Идел буендагы шәһәрләрдә елына 3 балалар бакчасы тапшыру муниципаль эшчәнлек өчен уңай күренеш санала. Казанда узган атнада булган Идел буе шәһәрләре башкалалары ассоциациясе утырышында муниципаль башлыклар арасында шатланып шулай сөйләүчеләр булды, ә Казанда быел 30 балалар бакчасы төзелде. “Без яхшыга бик тиз өйрәнәбез үзе. Дөрес, бүтәннәрнең кәефен җибәрмәс өчен мин Казанның республика белән берлектәге бу өлкәдә казанышын әйтмәдем, әмма бу – факт. Гомумән, Татарстанның һәм аның башкаласының уңай тәҗрибәсе гаять күп, аны илебездә тарату кирәк”, - дип, И.Метшин муниципаль түрәләрнең игътибарын юнәлтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз