news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Идел буе районында татарча белем бирә торган катнаш балалар бакчасы ачылды

Яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен Казан мэры Илсур Метшин карап чыкты.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Казанның Идел буе районында татар телендә белем бирә торган «Иделкәй» балалар бакчасы ачылды. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

220 балага исәпләнгән һәм гомуми мәйданы 4,6 мең квадрат метр булган балалар бакчасы төзелеше 2018 елның декабрендә «Демография» милли проекты кысаларында башланды.

Бакчада яшь ярымнан алып балалар өчен 12 төркем тупланган. Алты ясле төркеме беренче катта урнашкан. Аларның һәркайсының үз йокы бүлмәсе, гигиена бүлмәсе, буфеты һәм чишенү бүлмәсе бар. Икенче катта - 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге булган балалар өчен бүлмәләр. Алар алты төркем. Балалар бакчасы физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен җайлаштырылган. Моннан тыш, бинада лифт урнаштырылган. 

«Әлеге балалар бакчасы базасында 7нче музыка мәктәбе эшләячәк. Музыка белән мавыгучы балалар скрипка, гитара һәм фортепианода уйнарга өйрәнәчәк», - диде учреждениене караган вакытта мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов.

Илсур Метшин балалар бакчасы бүлмәләрен карап чыкты һәм коллектив белән сөйләште. «Халык күп яши торган һәм киңәя барган әлеге микрорайонда балалар үз талантларын тормышка ашырсын өчен барлык шартлар да тудырылган. Проектлаштыру вакытында без монда экологик яктан чиста булсын, балалар тормышы һәм үсеше өчен барлык шартларны булдырырга мөмкинлек тусын, барысы да бер җирдә булсын дип, игътибар белән карадык. Без моңа зур игътибар бирәбез», - диде мэр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100