Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Идел буе районы судында Казан шәһәр Думасы депутаты Надыйр Хәйруллиннан сорау алганнар
Депутатны 24 миллион сум акча үзләштерүдә гаеплиләр.
(Казан, 16 август, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Идел буе районы судында Казан шәһәр Думасы депутаты Надыйр Хәйруллиннан сорау алганнар. Аны 24 миллион сум акча үзләштерүдә гаеплиләр.
Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2014 елда Надыйр Хәйруллин 24 миллион сум акча тапшыруда арадашчы ролен башкарган. Эшкуар Альберт Кәбиров аңа, Менделеев урамында төзелгән таунхаусларны законлаштырсын өчен, шәһәр төзелешенә рөхсәт бирү идарәсе башлыгы Салиховка акча түләргә тәкъдим иткән.
15 августта узган суд утырышында Хәйруллин зыян күрүче Альберт Кәбировтан бернинди акча да алмавын әйткән.
“Ул миңа акча алырга һәм Салиховка тапшырырга тәкъдим итте. Ләкин мин акча алудан баш тарттым, мин акча алмадым. Кәбиров законсыз төзегән таунхаусларны сүтәргә тиешләр иде. Аларны коткарып калу өчен ул теләсә нинди мөмкинлекләрне эзләде”, - дип аңлатты судка Надыйр Хәйруллин.
Суд утырышында ачыкланганча, Хәйруллин белән Кәбиров бер урамда уйнап үскән һәм дуслар булган.
«Альберт Кәбиров миңа һәрдаим ярдәм сорап мөрәҗәгать итә иде. Дөрес, аннары безнең мөнәсәбәтләр бераз бозылды», - дип сөйләгән Хәйруллин судка.
Зыян күргән эшкуарлар Альберт Кәбиров һәм аның улы Артур депутатның күрсәтмәләренә шикләнеп караган.
«Тикшерү вакытында полиграф узудан баш тарткан кешегә ничек ышанырга мөмкин. Мин гаделлекнең тантана итүенә һәм аны хөкем итүләренә өметләнәм. Ул акчаны алды, тик кайтарып бирмәде», - дигән Альберт Кәбиров.
Киләсе суд утырышы 3 сентябрьдә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз