news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Идел буе районы суды “Спурт Банк”ның элеккеге җитәкчесенә "өй аресты" җәзасын билгеләде

Хөкем ителүченең адвокаты суд карары белән килеште.

(Казан, 20 июль, “Татар-информ”). Казанның Идел буе районы суды “Спурт Банк”ның элеккеге җитәкчесенә "өй аресты" җәзасын билгеләде. Бу турыда “Татар-информ”га Казанның Идел буе районы судында хәбәр иттеләр.

Банк идарәсенең элеккеге рәисе Евгения Даутова 2018 елның 6 октябренә кадәр өй арестында булачак. Хөкем ителүченең адвокаты Олег Шемаев суд карары белән килеште.

  • Апрельдә Даутовага карата “Спурт Банк”ның ялган хисап буенча җинаять эше кузгатылды. Евгения Даутованы чирек миллиард сумны ниндидер фирмаларга күчерүдә гаепләделәр. Апрель башында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы начальнигы Владимир Изаак Евгения Даутованы гаепле дип белдерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100