Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Идел буе районында Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә яңа стела урнаштыра башладылар
Барлык эшләрне төгәлләргә һәм һәйкәлне 9 майга ачарга планлаштыралар.
Казанның Ипподромная урамындагы 18 нче йортта Вахитов һәм Идел буе районнары урамнарына һәм сугыш елларында актив эшләүче предприятиеләргә исемнәре бирелгән Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә яңа стела урнаштыра башладылар. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мемориал егерме биш ел элек куелган булган һәм шул вакыт эчендә аңа капиталь яңарту кирәк булган. Элекке стеланы аның торышы аркасында сүтеп, яңасын урнаштырырга карар кылынды. Һәйкәл шулай ук ике төп өлештән торачак — такта һәм постамент. Стела цинкланган корычтан, композит материалдан һәм гранит плитәләрдән тышланган металл каркастан төзеләчәк.
Тактада яңа исемнәр дә булачак, чөнки бу еллар эчендә районнарда Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә аталган яңа урамнар барлыкка килде. Һәйкәлдә шулай ук qr-код урнаштырылачак, аның буенча район предприятиеләре һәм катнашучылар турында тулырак мәгълүмат алырга мөмкин булачак. Төнлә стела яктыртылачак.
«Казан урамнарына аларның исеме бирелгән» стеласы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыкларына багышланган, һәм без һәйкәлне яңарту эшенә бик теләп тотындык, — дип хәбәр итте Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Альберт Салихов.
Барлык эшләрне төгәлләргә һәм һәйкәлне 9 майга ачарга планлаштыралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз