news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Идел буе онкология хәбәрләре” журналының беренче саны дөнья күрде

Журнал төрле белгечлеге булган табибларны бүгенге онкологиянең яңа казанышлары белән таныштыра

(Казан, 24 март, «Татар-информ”). Татарстанда «Идел буе онкология хәбәрләре” журналының беренче саны дөнья күрде. Әлеге басманы Н.Блохин исемендәге Россия онкология фәнни үзәгенең Идел буе филиалы, Идел буе федераль округының онкология учреждениеләре ассоциациясе, Республика клиник онкология диспансеры чыгара.
Журнал төрле белгечлеге булган табибларны бүгенге онкологиянең яңа казанышлары белән таныштыра. Матбаганы чыгаручылар кешедәге яман шешләрне диагностикалау, скрининг, клиник һәм гамәли онкологиягә күзәтү ясауны максат итеп ала. Белгечләр тарафыннан онкология тарихы, онкология өлкәсендә ярдәм күрсәтүне оештыру, онкологиядә клиник тикшеренүләр һәм тәҗрибәләр, яңа технологияләр темаларына кагылышлы мәкаләләр бастырыла, фикер алышулар алып барыла, шулай ук чыккан фәнни әдәбиятка күзәтү ясала.
Журналның икенче саны тулысынча РФ атказанган фән эшлеклесе профессор Михаил Сигал тууына 90 ел тулуга багышланган “Ашкайнату системасының онкология авыруларын диагностикалау һәм дәвалау” Халыкара конгрессына багышланачак. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot