news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Идел буе округының Яшьләр парламентлары ассоциациясе кыйммәтләрне саклау турында сөйләште

Бүген Идел буе федераль округының Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе Ульяновскида узган утырышта традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм ныгытуда дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында фикер алышты. Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә катнашты, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте.

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, округта төбәк парламентлары җитәкчеләре һәм яшь парламентарийлар арасында хезмәттәшлекнең яхшы формасы табылуына ышаныч белдерде.

Яшь парламентарийлар традицион кыйммәтләрне саклау эшендә катнаша. Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев быел республикада милли туйлар уздыру өчен грантлар бирелә башлаячагы турында сөйләде. «Грантның күләме 50-100 мең сум тәшкил итәчәк. Мондый ярдәм, бигрәк тә яшь гаиләләргә, никахлашу вакытында барлыкка килү ихтималы булган кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирер дип ышанам», – диде җәмәгать эшлеклесе.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, үз чиратында, яшьләрне мәдәни-агарту проектларына гына түгел, спорт проектларына да җәлеп итәргә кирәклеген билгеләп үтте. Шул уңайдан ул биш елдан артык эшләүче Мәктәп волейбол лигасы турында искәртте, ул республиканың барлык районнарында гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучы 36 меңгә якын баланы берләштерә.

«Балаларны урамнан читкә юнәлтү, спорт белән мавыктыру мөһим. Бу тәрбия дә, физик әзерлек тә, сәламәтлек тә, ватанпәрвәрлек тә, сыйныф, мәктәп, шәһәр яки район белән горурлану да. Без Идел буе округында проектны хуплауларын теләр идек», - дип искәртте сәясәтче.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100