news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Идел буе округында хезмәт хакы түләмәгән өчен йөздән артык эш кузгатылган

Татарстан Прокуратурасы Идел буе федераль округы прокуратураларының хезмәткә түләү мәсьәләләре буенча интерактив форумында катнашты.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”, Елена Кривопатре). 2019 елның өч аенда Идел буе федераль округында хезмәт хакын түләмәгән өчен йөздән артык җинаять эше кузгатылган. Бу хакта бүген Идел буе федераль округы прокуратураларының хезмәткә түләү мәсьәләләре буенча ачык төбәкара форумында Россия Федерациясе Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев сөйләде.

“Хезмәт өчен түләү өлкәсендә гражданнар хокукларын яклауның нәтиҗәле алымы булып элеккечә бурычлы булган предприятие җитәкчеләрен җинаять җаваплылыгына тарту тора. Агымдагы елның өч аенда Идел буе федераль округында “хезмәт хакын түләмәү” маддәсе буенча 104 җинаять эше кузгатылган. Шуларның 68е прокурорлар инициативасы буенча”, - дип сөйләде Сергей Зайцев.

Тулаем алганда, агымдагы елның беренче кварталында округ буенча прокурор йогынтысы чаралары белән генә дә хезмәт хакы буенча 1 млрд сумнан артык бурычны түләгәннәр. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 150 миллион сумга күбрәк, дип өстәде ул.

“Гражданнарның үз вакытында һәм тулы күләмдә хезмәт хакы алуга конституцион хокукларын яклау” интерактив форумы видеоконференция режимында уза. Анда Татарстаннан күзәтү ведомствосы вәкилләре катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot