news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Идел буе округы хәрби суды Рамил Ибраһимовны терроризмны яклаган өчен гаепле дип тапкан

Суд аңа 50 мең сум штраф түләүне билгеләгән.

(Казан, 1февраль, «Татар-информ»). Идел буе округы хәрби суды Татарстанда яшәүче Рамил Ибраһимовны терроризмны ачыктан-ачык хуплаган өчен гаепле дип тапты, дип хәбәр итә "Интерфакс" корреспонденты суд залыннан.

Суд аңа 50 мең сум штраф түләүне билгеләгән. Дәүләт гаепләүчесе судтан Ибраһимовны өч елга ирегеннән мәхрүм итеп, җәзаны колония-поселениедә үтүен билгеләүне сораган иде.

Искәртеп үтик, 2016 елның 12 июнь төнендә чыгышы белән әфганлы булган АКШ гражданины Омар Матин Орландо шәһәренең (Флорида штаты) Pulse гей-клубында 49 кешене үтергән һәм 53 кешене яралаган иде. Атучыны полиция хезмәткәрләре операция барышында юк итте.

Рамил Ибраһимов узган ел җәй, "Эфир" телеканалында телевидение алып баручысы булып эшләгәндә, үзенең социаль челтәрләр битендә Орландо гей-клубының йөздән артык кешесен яралаган һәм үтергән террорчының гамәлләрен хуплап язган иде. Язма кыска вакыт эчендә юкка чыгарылса да, бу Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсенә җинаять эше кузгатырга сәбәп була.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100