Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Идел буе киңлекләре» дәүләт заказнигын контрольдә тоту буенча дирекция булдырылган
Ул Казан, Лаеш, Югары Ослан, Яшел Үзән районнары территорияләрен үз эченә ала.
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2019 елның 30 декабрендә, ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, Куйбышев сусаклагычы акваториясендә «Идел буе киңлекләре» дәүләт табигый заказнигы булдырылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шушы заказникны контрольдә тоту буенча дирекция булдыру турында карар кабул иткән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта билгеле булды.
ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Батков сүзләренчә, дирекция штатында ун хезмәткәр булачак. «Дирекция кирәкле техника — мотор көймәләре, автомобильләр, карда йөрү машиналары белән тәэмин ителәчәк», — диде ул.
Сергей Батков әйтүенчә, заказник булдырылганчы, шушы территориянең табигый ресурсларына экологик бәя бирелгән, инвентаризация уздырылган. Белгечләр әйтүенчә, биредә балык тоту өчен рөхсәт ителгән кораллар кулланылганда, балыкчылар өчен тыюлар булмаячак. Ятьмә белән балык тотарга ярамаячак.
«Идел буе киңлекләре» заказнигы мәйданы 29 мең га тәшкил итә. Ул Казан, Лаеш, Югары Ослан, Яшел Үзән районнары территорияләрен үз эченә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз