news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясе 40 еллыгын билгеләп үтә

26-28 ноябрьдә фәнни-конференцияләр, мастер-класслар, академиянең студентлар командалары презентациясе һ.б. узачак

  (Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). 27 ноябрьдә Казанда Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясе 40 еллыгын билгеләп үтә.

Бүгенге төбәкнең физкультура һәм спорт тармаклары белгечләренең 70 проценты өчен спорт альма-матеры, иң яхшы спорт кадрларын әзерләүче уку йорты үз укытучыларын, хезмәткәрләрен, студентларын, шулай ук ассоциациягә берләшкән белгечләрен җыя.

Кунакларга өч көнлек, 26-28 ноябрьдә,  бай программа тәкъдим ителә. Халыкара фәнни-конференция, мастер-класслар, академиянең студентлар командалары презентациясе, фотокүргәзмәләр, кино күрсәтү, уку корпусы, студентлар кампусы һәм вузның яңа спорт объектлары буенча экскурсия узачак. Әлбәттә, төп вакыйга - академиянең концерт залында юбилей кичәсе.

Академия юбилейга уку йортын тәмамлаучылар ассоциациясен оештырган, аның төп максаты – нәтиҗәле хезмәттәшлек алып бару, тармак осталары белән яшь белгечләр арасында тәҗрибә уртаклашу.

Юбилей тантаналары академиянең уку-лаборатор корпусларында һәм спорт объектларында узачак, дип хәбәр итә вузның матбугат хезмәте.

Фотосурәт kazan2013.com сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100