news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Идел буе федераль университетының төгәл исеме билгеле булды

Әлеге уку йорты «Казан (Идел буе) федераль университеты» дип аталачак

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). РФ Премьер-министры Владимир Путин 2010 елның 2 апрелендә РФ Хөкүмәтенең 500-р санлы карарын имзалады. Анда Татарстанда Казан дәүләт университеты базасында оештырыла торган Идел буе федераль университетының тулы исеме чагылыш тапкан.
Әлеге карар белән, Россия Хөкүмәте башлыгы югары һөнәри белем бирүче «Казан (Идел буе) федераль университеты» федераль дәүләт автоном белем бирү учрежденисен төзергә йөкләмә биргән. Бу эш гамәлдәге, югары һөнәри белем бирүче «В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты» дәүләт белем бирү учреждениесенең тибын үзгәртү юлы белән башкарыла.
Документ нигезендә яңа төзелә торган автоном учреждениене гамәлгә куючы вәкаләтләрен Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы үз өстенә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot