news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Идел буе федераль университеты КДУ, КДФИУ, ТДГПУ һәм КДАТУны берләштерергә мөмкин
Бүген ТР мәгариф һәм фән министры А.Гыйльметдинов КДУ базасында Идел буе федераль университетына Казан вузларын берләштерү вариантларын тәкъдим итте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Кристина Иванова). Бүген ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов журналистларга КДУ базасында Идел буе федераль округында Казан вузларын берләштерү вариантларын тәкъдим итте.
ТР мәгариф һәм фән министры сүзләренчә, РФ Президенты указында федераль буйсынудагы дәүләт югары уку йортларын кушып КДУ базасында Идел буе федераль университеты оештырыла диелгән. “Кайбер университетлар КДУга берләштереләчәк, әмма бу указ чыкканнан соң 6 ай дәвамында эшләнәчәк, Идел буе федераль университетын үстерү программасы нигезендә төгәл билгеләнәчәк”, - дип билгеләп үтте Альберт Гыйльметдинов.
Ул вузларны кушу өч үзәкнең фикереннән чыгып хәл ителәчәк. Алар – мәгариф буенча Федераль агентлык, вузлар, шулай ук Татарстан Республикасы җитәкчелеге. Соңгы карар 9 айда кабул ителәчәк: Россия Президенты указы нигезендә 3 ай университетны булдыруга һәм 6 ай үстерү программасын раслауга бирелә.
Министр КДУ базасында Идел буе федераль университетына Казан дәүләт финанс-икътисад университеты (КДФИУ), Татар дәүләт гуманитар педагогика университеты (ТДГПУ) һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын (КДАТУ) берләштерерү мөмкин дип белдерде. Әлегә башка вариантлар каралмый.
“Бу вузларның өчесе дә булачак Идел буе федераль университеты составына керерме яки берсе, икесеме – бу мәсьәлә ачык кала”, - дип ассызыклады Альберт Гыйльметдинов.
Идел буе федераль округының булачак ректоры мәсьәләсе әлегә хәл ителмәгән. Ректор Россия Федерациясе Президенты указы белән билгеләнәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2