news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Идел буе федераль округының кадет корпусларында яңа уку елы башланды

Татарстанның кадетлар корпусы республиканың дәрәҗәле уку йортларыннан санала.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә, 1 сентябрьдә, Идел буе федераль округы - Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Түбән Новгород өлкәсе һәм Пермь краендагы кадет корпусларында хәрби парадлар һәм хәрби өйрәнүләр үткәрү өчен билгеләнгән махсус урынга тантаналы тезелү буенча һәм Россия тарихының истәлекле даталарына багышланган дәресләр узды. Бу хакта Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Түбән Каманың Идел буе федераль округы Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусында тәрбияләнүчеләрне Белем көне белән Идел буе федераль округындагы Россия Президентының тулы вәкаләтле вәкиле Алексей Сухов, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, республика Премьер-министрының урынбасары Васыйл Шәйхраҗиев, Түбән Кама мэры Айдар Метшин котлады.

Татарстанның кадетлар корпусы республиканың дәрәҗәле уку йортларыннан санала. Булачак Ватан сакчыларын тәрбияләү һәм укыту программасына һөнәри юнәлеш тәрбияләү чаралары: Россия Кораллы Көчләре бригадасы һәм бүлекләрендә, югары хәрби һәм юридик уку йортларында хәрби хезмәт белән таныштыру керә. Кадетлар корпусында төп белем алудан тыш, иҗади талантларны үстерү өчен дә барлык шартлар булдырылган. Биредә бию, музыка, сынлы сәнгать кабинетлары һәм тавыш яздыру студиясе бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot